Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Игелекле хоккей уены

Кичә «Юбилейный» спорт сараенда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән мөмкинлекләре чикле балалар катнашында хәйрия матчы узды.

«Хоккей һәркемгә» проекты инде дүрт ел гамәлдә. Ә менә матчның нефть башкаласында узуы беренче тапкыр.

Сабыйларга бозда ТР Хоккей федерациясе, «Нефтяник» ХК, Төнге хоккей лигасы җитәкчеләре һәм беренче команданың профессиональ спортчылары ярдәм итте.

«Без мондый мөһим чараны шәһәребездә үткәрүебезгә шатбыз, - диде «Нефтяник» ХК Президенты Ринат Шәфигуллин. - Хоккей профессиональ спорт кына түгел, ул берләштерүче зур көч булып тора. Без балаларга шатлык бүләк итә алуыбыз белән бәхетле».

 

Иптәшләрчә уен 10: 10 исәбе белән тәмамланды. Яшь катнашучыларга
медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса