Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фәрит Мөхәммәтшин: Казан марафонында 30 илдән командалар катнаша - бу рекорд

«Бердәм Россия» командасы Казан марафонында 3 километрлы дистанциядә катнашты.

«Бердәм Россия» командасы Казан марафонында 3 километрлы дистанциядә катнашты. Йөгерүгә стартны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин бирде.

«Спорт, физкультура традицияләре безнең республикада һәм аның башкаласында актив рәвештә үсеп китте. Марафонда 30 илдән командалар катнаша. Бу чит ил командалары саны буенча рекорд, марафонда катнашучыларның гомуми саны буенча рекорд (25 меңгә якын кеше). Шуңа күрә бу чара - матурлык, сәламәтлек һәм мәхәббәтнең зур спорт бәйрәме», - диде ул.

«Санкцияләргә, безнең җиңел атлетларны допинг куллануда гаепләүләренә карамастан, без Татарстанда ничек җиңәргә һәм катнашырга кирәклеген үрнәк мисал итеп күрсәтәбез», - дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин катнашучыларга.

Узышта катнашудан тыш, партия фан-зонада медицина тикшеренүе чатыры оештырган. Анда теләге булган һәркем үзенең кан басымын һәм авырлыгын үлчи, шулай ук диетолог киңәшләрен ала алды.

 

Фото: пресс-служба Единой России

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса