Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«ФИЗРА»: төшкә кадәр бушлай, төштән соң...

Узган атнада спорт яратучылар өчен шатлыклы яңалык килеп иреште - ниһаять, Әлмәттә «ФИЗРА» спорт үзәге ачылды

Ел әйләнәсе кулланыла торган заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексы кыска вакыт эчендә төзелеп куллануга тапшырылды.Күпләр хәтерлидер, «ФИЗРА» спорт үзәген төзү федераль ярдәм һәм инвестор белән уртак тырышлык бәрабәренә мөмкин булды. Бу Әлмәт өчен үзенә күрә беренче мәртәбә зур тәҗрибә кебек кабул ителде дип тә әйтергә була. 

Манежның эчке төзелешенә килгәндә, ул үзе ясалма япма белән мини-футбол өчен 2 мәйданны, тренажерлар һәм теннис өстәлләре белән ике зонаны, 4 киенү бүлмәсен үз эченә алган шактый гына зур мәйданны биләп тора. Оештыручылар футбол кырын көннең беренче яртысында укучылар өчен, ә инде төштән соң коммерция нигезендә кулланырга ниятләп торалар.

Ачылу тантанасында видеоэлемтә режимында Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин үзе дә катнашып, әлмәтлеләрне истәлекле вакыйга белән котлады, яңа спорт объектларыначуның мөһимлеген ассызыклады. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов ТР Рәисенә һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгына төрле яклап ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткәннәре өчен шулай ук рәхмәт белдерде.

- Без футбол манежын 3 нче мәктәп территориясендә урнаштырып, балаларга спорт белән иркенләп шөгыльләнү мөмкинлеген ачтык. Алга таба, әлбәттә, янәшәдә булган инфраструктураны да яңартырга кирәк булачак. Яңа объектның балалар, яшьләр, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар арасында шулай ук  популяр булачагына ышанычым зур, - дип билгеләп үтте Тимур Дмитриевич. 

Һичшиксез, Әлмәттә футбол яратучыларның байтак булуын исәпкә алганда, мондый уңайлыклар тудырылгач, әлеге спорт төрен сөючеләрнең саны икеләтә, өчләтә артырга да мөмкин әле. Иң мөһиме - спорт объекты коммерциялегә генә әверелә күрмәсен, аның ишекләре һәркем өчен дә ачык булсын иде.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса