Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Эмиль Гарипов «Ак Барс» белән Казахстан Президенты Кубогына юл тотачак

Сезон алды турниры Нур-Солтанда 7 августта башлана.

«Ак Барс»ның капкачысы Эмиль Гарипов команда белән бергә Казахстан Президенты Кубогына сезон алды турнирына китә. Хоккейчы имгәнү сәбәпле ярты ел уйнамады.

«Бозга чыгаммы-юкмы, әйтә алмыйм, моны тренер хәл итәчәк. Хәзер хәлемне начар дип бәялим. Мин алты ай буе спортта катнаша алмадым, әлегә кондициягә керәм. Эшләгән күнегүләрне искә төшерергә тырышам, озак вакыт үтте бит», - диде Гарипов.

  • Казахстан Республикасы Президенты Кубогы 7-11 августта Нур-Солтанда узачак.
  • «Ак Барс»тан тыш, анда җирле «Барыс», Уфаның «Салават Юлаев», Екатеринбургның «Автомобилист» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» командалары уйнаячак.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса