Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данис Зарипов “Ак барс” өчен рекордлы 141нче алкасын кертте

“Ак Барс” – “Торпедо” матчында Казан хоккейчылары 5:1 исәбе белән җиңделәр.

Кичә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Түбән Новгород шәһәреннән килгән “Торпедо”ны 5:1 исәбе белән җиңде. Әлеге ике команда бу сезонда инде дүртенче тапкыр очрашты һәм дүрт уенда да Казан хоккейчылары отты.

“Ак Барс” хоккей командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов бүгенге уенда рекорд куйды, хәзер ул Континенталь хоккей лигасы тарихында “Ак Барс” өчен иң күп алка кертүче хоккейчы. Аның исәбендә 142 алка, моңа хәтле бу рекордка 140 алка белән Алексей Морозов ия иде.

  • 28 ноябрь көнне Казанда узган “Ак Барс” – “Торпедо” матчында Данис Зарипов шулай ук үзенең рекорды белән истә калган иде, ул Россия чемпионатларында уздырган уеннар санын 1164кә җиткерде. Хәзер Данис Зарипов исәбендә 1183 матч.

Беренче период. Өченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Данис Зарипов үзенең рекордлы алкасын кертте, бу уенның беренче алкасы хоккейчы Данис Зариповның КХЛда “Ак Барс” өчен керткән 141нчесе булды (1:0).

Икенче период. Унберенче минутта Владимир Ткачёв “Ак Барс” өчен гол кертте (2:0).

Өченче период. Өченче минутта “Торпедо” хоккейчысы Роберт Саболич исәптәге аерманы киметте (2:1). Период ахырында “Торпедо”ның ике хоккейчысы кагыйдә бозды һәм командаларга бишкә-өч форматында уйнарга туры килде, әле ул вакытта көндәш команда уенчысының кәшәкәсе ватылды бишкә-өч форматы бишкә-икегә калды. Шул вакытта Данис Зарипов бу уенда “Ак Барс” өчен икенче алкасын кертте.

Унтугызынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев алканы буш капкага кертте (4:1). Уен тәмамланырга санаулы секундлар калганда Вячеслав Основин Данис Зарипов бәрүеннән соң гол кертте (5:1).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков)
Секач – Ландер – Азеведо, Яруллин – Марков;
Зарипов – Основин – Лукоянов, Постма – Лямкин;
Галиев – Попов – Ткачёв, Юдин – Манухов;
Глухов – Свитов – Михеев.

“Торпедо”:
Браст (Мольков);
Паршин – Галузин – Җәфәров, Орлов – Баранцев;
Варнаков – Миле – Кейлоф, Холь – Назаревич;
Саболич – Сёмин – Шенфельд, Аляев – Волченков;
Ураков – Макаренко – Веряев (Смолин), Родионычев.

Киләсе уенны “Ак барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Мәскәүнең “ЦСКА” командасына каршы үткәрәчәк. “Ак Барс” – “ЦСКА” матчы 13 февраль 19:30 сәгатьтә башлана. 

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса