Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чит ил велосипедчылары да Әлмәткә узышка килде

«Тour de Tatarstan Аlmetyevsk» шоссе велоузышы кебек ярышларга күнектек бугай инде. Ә менә танылган спортчыларның Әлмәт турындагы фикерләрен тыңлап туеп булмый. Шәһәре дә, шартлары да, спортчыларга мөнәсәбәте дә мактауга лаек шул.

Икенче ел рәттән нефтьчеләр башкаласы әлеге узышларны үзендә кабул итә. Ул гына да түгел, республикада аны узган ел Әлмәт беренчеләрдән булып үткәрде. Ә бу исә казаныш та, дәрәҗә дә, киләчәккә башларны әйләндерерлек планнар да дигән сүз. Timerman сериясе ярышлары шәһәрнең данын күтәрсә, велоузышлар белән «авыручы», җиңүләргә омтылган спортчыларга үзләрен сынау, күрсәтү өчен мөмкинлек, спорт сөюче халык өчен бәйрәм дә бу. Үз казанында гына кайнарга күнекмәгән Әлмәтне мондый чаралардан башка күз алдына да китереп булмый. Әле кайсы провинциаль шәһәр Россиянең велосипед башкаласы исемен йөртә?! Килешәм, кемнәрдер хәзер минем белән бәхәскә керергә кызып утыра. Ә менә киңрәк фикер йөртүчеләр хупларга ашыгыр. Әмма бүген сүз көрәше кузгату түгел максатым. Ярышлардагы мохитны күреп, күзләре янып торган спортчылар белән аралашудан соң миндә башка фикер туа да алмыйдыр. Әле берничә көн элек кенә «UCI 2019» дөньякүләм тур кысаларында «Джиро д´Италия» велоузышында җиңү яулаган якташыбыз Илнур Закарин, мисал өчен, кечкенә чакта мондый уңышлары турында хыялланмаган да булган.

- Велоспортка 12 яшьтә килдем. Барысы да мәктәптә башланды, без бөтен сыйныф белән велотүгәрәккә язылдык. Ул чорда спорт велосипедлары алу авыр да, мөмкин дә түгел иде. Үҗәтлегем, теләгем көчле булганга, әлеге спорт төре белән «авырый» башладым, - ди Илнур.

Аның җиңүләрен санап бетерерлек түгел. Яр Чаллы егете - берничә тапкыр Россия, Европа чемпионы, чит илләрдәге турларда дистәләгән гран-при иясе, Katusha-Alpecin командасы әгъзасы, Татарстанның ел спортчысы. Илнур хәзер Кипрда гомер кичерә, якыннары янына Яр Чаллыга кайтып йөри. Әлмәттәге ярышка да зур теләк белән кайткан. Иң мөһиме, узыштан соң күңелдә канәгатьләнү хисе калырга тиеш, дип саный ул. Ә моның өчен җитәкчелек бар нәрсәне хәстәрләгән иде.

- Timerman сериясе ярышларын уздыру тәҗрибәсе бар. Бу хакта күпләр хәбәрдар. Шуңа да быел велоузышларга ике тапкырга күбрәк спортчылар җыелды. Дистанция озын. 100 км араны узу өчен спортчыларга 3, һәвәскәрләргә 4 сәгатьтән артык вакыт кирәк, гадәттә. Бу юлы көрәш тагы да кызу булачак, - дип фаразлары белән уртаклашты физкультура һәм спорт буенча идарә начальнигы Дмитрий Бакалдин һәм хаклы булып чыкты. Беренче минутлардан ук велосипедчылар көрәшкә ыргылды. Спортчылар призлы урыннар өчен тырышса, һәвәскәрләр дистанциядән төшеп калмыйча, араны узу максатын куйды.

Нәтиҗәләр көтелмәгәнчә килеп чыкты, Илнур Закарин финиш сызыгын өченче булып узды. Аның каравы, энекәше Айдар Закарин беренчелекне

яулады. Ахырдан ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләргә медальләр белән акчалата бүләкләр ясалды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

 

белешмә

Узган ел «Тour de Tatarstan Аlmetyevsk» шоссе велоузышында 200 ләп кеше катнашкан булса, быел 3 чит ил һәм Россиянең 14 төбәгеннән 500 дән артык спортчы килде. Шул исәптән республика, күрше төбәкләрдәге веломәктәпләрдән дә җыелдылар. Велосипедчылар 5, 50, 100 км арага узышты.

 

Булат Вәлиев, һәвәскәр велосипедчы:

- Велоспортка триатлон аша килдем. Безнең командадагы һәркемнең үз эше, шөгыле бар. Әмма безне спорт берләштерә. Әлмәттәге велостарттан читтә кала алмыйбыз, бу юлы беренче тапкыр 100 км арага узышуны максат иттек. Беренче чиратта, үз алдыбызга лидерлар сафыннан төшеп калмаска, сәламәтлеккә зыян китермичә, финишка кадәр барып җитү һәм ярыштан уңай кичерешләр алырга дигән бурыч куйдык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса