Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанда Бөтендөнья кышкы Олимпия уеннары узачак

Казан 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак Бөтендөнья кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукын яулады.

Уеннарда 108 илдән 2 меңгә якын спортчы һәм юнифайд-партнер катнашыр дип көтелә. Ярышлар җиде дисциплинада узачак: тау чаңгысы спорты, Сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар чаналарында йөгерү.

Махсус олимпиадалар үсешләрендә тайпылышлары булган спортчылар өчен булдырылган һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне адаптацияләүнең мөһим компоненты булып тора.

Ярышларда иң көчлеләрне ачыклау һәм спорт рекордларын теркәү максаты юк. Монда флаглар, гимннар һәм медаль зачеты юк. Махсус Олимпиада сәясәттән читтә кала һәм чын Олимпия кыйммәтләрен гәүдәләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса