Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Азат Нурмөхәммәтов татар көрәше сәнгать төре буларак танытылырга тиеш дип саный

Татар көрәшчеләре Япониядә милли көрәш сәнгате җыенында чыгыш ясады.

Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, көрәш һәм билбау көрәше буенча Россиянең спорт остасы Азат Нурмөхәммәтов татар көрәше сәнгать төре буларак күрсәтелергә тиеш дип саный. Бу хакта Япониядә җыенда чыгыш ясаган спортчы “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге ил халкы көрәше турында фикерләре белән уртаклашып әйтте.

“Көрәш ул безнең өчен спорт төре генә түгел, ул – сәнгать. Без аны күрсәтә белергә тиеш. Мин һәрвакыт көрәш сәнгать төре буларак бирелергә тиеш дигән фикерне әйтәм.

Көрәш ул – дин, мәдәният һәм телебез кебек, тарихыбыз, киләчәгебез һәм үткәнебезнең бер өлеше”, - диде Азат Нурмөхәммәтов.

Биюче, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла да Япониядә чыгыш ясаган, ул татар көрәшчеләренә милли көрәшне танытырга ярдәм иткән.

Азат Нурмөхәммәтов аның чыгыш ясавын көрәшчеләрнең уңышы дип саный. “Беренче тапкыр “Әлиф” хореографик спектакленә барганнан соң, бер ике көннән Нурбәк Батулла шалтырата, “Мин сезнең көрәшне өйрәнергә уйлыйм”, ди. Бу – безнең өчен уңыш. Алга таба да бу өлкәдә эшләргә кирәк”, - диде көрәшче.

Азат Нурмөхәммәтов япон халкының татар көрәшчеләрен яхшы кабул итүен әйтте. “Без Япониядә көрәш белән 2014 елда да булган идек. Ул вакытта да “япон кешеләре ачык, ярышларда теләп катнаша”, дип әйтә торган идем. 

Без моңа мастер-классларыбызда инандык. Иртәгә тагын берне күрсәтәчәкбез. Без көрәшебезне кешегә матур итеп, дөрес итеп күрсәтә алсак, ул кызыксыну уятачак һәм көрәш үсәчәк”, - диде хәбәрчегә Азат Нурмөхәммәтов.

Милли көрәш сәнгате җыены “Россиядә Япония елы һәм Япониядә Россия елы” кысаларында уздырылган. Милли көрәшчеләрнең күрсәтмә чыгышлары һәм осталык дәресләре Япониянең Окинава утравында үткән. Программада самбо, мас-рестлинг, хапсагай, казакларның көрәш сәнгате, бурят көрәше, татар милли көрәше булган.

 

Фото: Азат Нурмөхәммәтов фотолары

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса