Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә тагын бер спорт объекты ачылды

12 апрель көнне Әлмәттә «ФИЗРА» спорт үзәге» үз ишекләрен ачты.

Өч мең квадрат метрлык физкультура-сәламәтләндерү комплексы киенү бүлмәләре, медпункт, тренажерлар белән җиһазландырылган. Рәсми ачылыш видеоконференцэлемтә аша узды. Илнең алты төбәгендә, шул исәптән Татарстанның ике шәһәрендә - Чаллыда һәм Әлмәттә «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты буенча төзелгән спорт объектларын ачу тантанасы булды.

 

Объектларны ачканда, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин яңа спорт объектларын ачуның мөһимлеген һәм Россиядә физик культура һәм спортны үстерүдә аларның ролен ассызыклады.

 

Футбол манежы ике өлештән тора: төп зур кыр һәм кече кыр. Беренче катта уңайлы киенү бүлмәләре, ә икенче катта җанатарлар һәм тамашачылар өчен зона урнашкан, анда уенны күзәтергә мөмкин булачак. Иртәнге 9.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр манеж якындагы мәктәп балалары өчен кулланылачак,ә 15.00 сәгатьтән соң манеж коммерция нигезендә эшләячәк.

 

Район башлыгы Тимур Нагуманов РФ Спорт министрына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа спорт үзәге яшь спортчылар һәм профессиональ футболчылар арасында популяр булачагына ышанычын белдерде.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса