Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алинә Заһитова рекордларның үзенә кызык булмавын әйтте - "Ватаным Татарстан" газетасы

Халык каршына узган ел беркем диярлек белмәгән кеч­кенә кыз түгел, бар дөньяның игътибарын җәлеп итә алган чибәр туташ чыга.

“Бу рекордлар миңа кызык түгел” - фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының Мәскәүдә узган этабында җиңү яулаган Алинә Заһитова әнә шулай ди. Ничек кенә булмасын, 16 яшьлек татар кызы янә рекорд куйды. Декабрь аенда спортчы әлеге турнирның финалында чыгыш ясаячак. Узган елгысында җиңү яулап, ул бар дөньяга танылган иде.

Пхенчханда алтын яулаганнан соң Алинәнең Рос­сиядә узган ярышларда чыгыш ясаганы юк иде әле. Гран-при ярышларының Хельсинкида узган этабын откан Заһитова Мәскәүдә дә җиңүгә төп дәгъвачы булып саналды. Кыска программада ул 80,78 балл белән дөнья рекордын яңартты. Аңа кадәр иң яхшысы булып саналган күрсәткеч тә Алинәнеке иде. Билгеле булганча, быел җәй фигуралы шууда хөкемдар­лар бәяне башкачарак бирә һәм элеккеге рекордлар тарихта калды. Яңа тарихны исә Заһитова яза. Дөрес, спортчы бу күрсәткечләргә әллә ни игътибар бирми икән. “Минем өчен саннар һәм урын­нарның бернинди әһәмияте дә юк. Иң мөһиме – чиста итеп, күңел биреп чыгыш ясау һәм кулдан килгәннең барысын да күрсәтү. Тренерлар һәм тамашачы канәгать булсын. Үз эшемнән тәм табасым килә”, – ди Алинә.

Ярышның икенче өлеше булган ирекле программада Алинә ялгышырга мәҗбүр булды. Әмма барыбер беренче урынны алды. “Дул­кын­лан­­дым. Ни дисәң дә, зур җа­вап­лылык бу. Ә менә тамаша­чыларның ярдәмен тойгач, аларның да гүя минем белән бергә чыгыш ясаганын сиздем. Хатамны исә башка элементлар белән акларга тырыштым”, – диде Алинә. Әле­ге җиңү Заһитовага Гран-при ярышының декабрь аенда Канадада узасы финалында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Анда ул үзенең төп көндәше дип саналган Евгения Медведева белән очрашыр дип көтелә.

Медведева димәктән, сер түгел, татар кызының уңыш­ларына чыдый алмаучылар да җитәрлек. Дөрес, Заһи­товага карата битараф тү­геллеген яшерә алмаган танылган тренер Татьяна Тарасова хәзер Алинәне мактап туя алмый. Әмма изге урын буш тормый. Бу юлы Максим Траньков атлы белгеч игътибарны җәлеп итте. Әллә белеп, әллә аңламыйча, ул янә Пхенчхан Олимпиадасын искә алды һәм спорт­чылар­ның Евгения Медведева өчен җан атуын әйтте. Җанатар­лар исә бу сүзләргә җа­вап­сыз калмады һәм алар арасында янә тавыш чыкты. Кайчак футбол фанатларыннан да арттырып җибәрәләр. Әнә шул гауганы туктатуны сорап хәтта Алинәгә ачык хат та язганнар. “Сезне яратучыларны социаль челтәрләрдәге пычраклыктан арынырга чакырыгыз. Интернет-сугышны туктатыгыз”, – дип языла анда. Әйтерсең, бу шау-шуны 16 яшьлек кыз башлап җибәрде. Заһитова болардан өстен калырга тырыша. “Миңа ярдәм иткән җанатарларга, тренерларга бик зур рәхмәт, – диде татар кызы. – Максим Траньковка аерым рәхмәт. Аның белән араларыбыз бик яхшы. Ул миңа гел ярдәм итә”.

Тамашачысы Алинәне уенчыкларга күмә, өйлә­рен­дә хәтта ул бүләкләрне куярга урын да калмаган инде. Бу җиңүләргә ирешүнең ничек авыр икәнен исә спортчы үзе һәм якыннары гына белә. “Алинә үсә, шуңа күрә барысы да бик авыр бирелә. Кат­лау­лы юл узарга туры килә. Ул барысын да эшли, әмма кайчак бер урында торган кебек. Бөтен көчен куеп алга ыргылган кебек, шул ук вакытта бер сантиметр да китә алмый, – ди Заһитованың остазы. – Спортчыларны интернеттан саклап булмый. Барысын да укыйлар, аннары күңелләре төшә. Кайберләре бик якын кабул итәләр. Яңа сезон башланганда Мәскәүдәге чыгышларыннан соң әйтелгән сүз­ләрдән Алинәнең хәтта елаганы да булды. Аны яратучылар да, шул ук вакытта яратмаучылар да бар”. Узган җәйдә 16 яшьлек кызның бүл­мәсенә бикләнеп, күнегүләр­дән баш тарткан чаклары да, тимер­аяк кигән килеш чыгып йө­гер­гән вакытлары да булган.

Олимпия Уеннарыннан соң Алинәгә катлаулы килә­чәк юраучылар булды. Миланда узган дөнья чемпионатында ул медальсез калгач, андыйлар тагын да артты. Көзге ярышларда исә ул бозга озакка чыкканын дәлилли. “Фигуралы шууны яратам. Бу миңа илһам бирә. Кайчак бер­нәрсә дә эшләргә те­лә­мәгән көннәрем була. Андый вакытта тренерлар һәм әти-әнием ярдәм итә”, – ди ул. Халык каршына узган ел беркем диярлек белмәгән кеч­кенә кыз түгел, бар дөньяның игътибарын җәлеп итә алган чибәр туташ чыга. Аннан нин­дидер яңалык көтәләр. Ул исә өметләрне акларга тырыша. 

 

Фото: kremlin.ru

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса