Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алинә Заһитова халык спортчысы исеменә лаек булды

Татар кызы Овечкинны, Дзюбаны һәм Хәбибне дә узып китте.

Олимпия һәм дөнья чемпионы Алинә Заһитова Русиянең халык спортчысы исеменә лаек булды! Әлбәттә, бу безнең илдә фигуралы шууның ни дәрәҗәдә популяр булуын һәм халыкның никадәр Алинәне яратуын күрсәтә.

“Халык спортчысы” номинациясендә махсус бүләк иясе Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән гади җанатарларның тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Аның нәтиҗәләре буенча өченче урынны хоккейчы Александр Овечкин һәм футболчы Артем Дзюба бүлеште. Икенче урынны катнаш көрәш буенча Русия чемпионы Хәбиб Нурмөхәммәтов алды. Гамәлдәге дөнья, Европа һәм Олимпия чемпионы, фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова җиңүче булды.

Фото:Инстаграм

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса