Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Александр Легков Әлмәт яшүсмерләренә мастер-класс бирде

Олимпия чемпионы Александр Легков Әлмәтнең яшь спортчылары өчен мастер-класс уздырды.

Шулай итеп шәһәр һәм район спорт клубларыннан килгән балалар «Снежинка» базасына атаклы спортчыдан  дәрес алу бәхетенә лаек булды.
Әлмәт укучылары спортчының һәрбер хәрәкәтен күзәтте.  Чаңгыда йөргән вакытта гәүдәне төз итеп,  чаңгы таяларын  дөрес тотарга тырыштылар.

Бер сәгать дәвамында чемпион һәрбер бала белән хәрәкәт элементларын эшләп чыкты. Бераздан осталыкка өйрәтү үзенчәлекле уен-ярышка әйләнде: катнашучылар ике командага бүленеп, алган күнекмәләрен ныгытты.

-  Әлмәт кечкенә генә Европа шәһәрчеген хәтерләтә. Спорт инфраструктурасы үсешенә килгәндә, биредә булачак спортчылар тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Мин балалар белән очрашуыма ихлас шатмын, чөнки бу аларда мотивация булдырырга ярдәм итә, - дип  уртаклашты Александр Легков.

Әлмәтнең яшь спортчыларына  ул үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.

- Беркайчан да бирешмәгез. Сезнең юлда җиңүләр белән бергә җиңелүләр дә булыр. Шуңа карамастан алга барырга, әти-әниләрегезне һәм тренерларыгызның сүзен тыңларга кирәк.

 

Очрашу ахырында Олимпия чемпионы автографлар таратты, әлмәтлеләр кумирлары белән фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса