"Ак Барс" Түбән Камада "Нефтехимик"ны җиңде
24 сентябрьдә “Ак Барс” Казандагы “Татнефть-Арена" бозында “Себер” командасын кабул итәчәк.
Бүген Түбән Камада “Ак Барс” хоккей командасы “Нефтехимик” командасына каршы уенда 1:2 исәбе белән җиңү яулады.
"Нефтехимик" – "Ак Барс" уены 19:00 сәгатьтә башланды. Уен беренче секундлардан ук "Ак Барс" һөҗүме белән башланып китте.
Беренче период. Ундүртенче минутта "Нефтехимик" уенчысы Юусо Пуустинен исәпне ачып җибәрде (1:0).
Икенче период. "Ак Барс" уенчысы Артем Лукояновның исәпне үзгәртергә мөмкинлеге бар иде, ләкин видеокабатлауны карагач, алка саналмады. Унбишенче минутта Алексей Потапов исәпне тигезләштерде (1:1). Унҗиденче минутта Глухов һәм Галиев паслары белән, Владимир Ткачев "Ак Барс" командасын алга чыгарды (1:2).
Өченче период.Соңгы периодта алкалар кертелмәде.
Шулай итеп, "Ак Барс" командасы җиңү яулады.
Командалар составы:
"Нефтехимик": Ежов (Коротаев); Пуустинен – Руохомаа – Няттинен, Сергеев – Полашек; Галимов – Нестрашил – Порядин, Огурцов –Брынцев; Здунов – Якимов – Хайруллин, Шарипзянов – Волгин; Михнов – Куликов – Аркалов (Шафигуллин), Семёнов.
"Ак Барс": Подъяпольский (Гарипов); Секач – Ландер – Азеведо, Яруллин – Марков; Зарипов – Бурмистров – Галиев, Батыршин – Абросимов; Лукоянов – Михеев – Потапов, Педан – Постма; Глухов – Ткачёв – Кара, Лямкин.
24 сентябрьдә “Ак Барс” Казандагы “Татнефть-Арена" бозында “Себер” командасын кабул итәчәк. Башлана 19.30 сәгатьтә.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа