Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ак Барс – Салават Юлаев матчында татар спортчысы Данис Зарипов хәлиткеч алка кертте

«Салават Юлаев» – «Ак Барс» уены нәтиҗәсен буллит бәрү сериясе хәл итте.

Кичә Татарстанның «Ак Барс» хоккей командасы Уфада «Салават Юлаев»ка каршы уйнады. Командаларның официаль сайтларында язылганча, бу «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев»ның үзара 200нче очрашуы булды. Әлеге юбилей матчта 3:4 исәбе белән Татарстан командасы җиңде. Хәлиткеч рольне татар спортчысы Данис Зарипов уйнады.

«Салават Юлаев» — «Ак Барс» уенын, ике команда формасында да яшел төсләр булганга, «Яшел дерби» дип исемлиләр. Бу сезонда «Яшел дерби»да җиңгән командага чәк-чәктән ясалган кубок тапшырыла башлады.  «Ак Барс» реванш алды дияргә була, чөнки октябрь аенда узган матчта чәк-чәкне Уфа командасы откан иде.

 Уенда «Ак Барс» капкасын Тимур Билалов саклады.

Беренче период. Унынчы минутта ноябрь башында «Ак Барс»ка күчеп килгән Роман Рукавишников Казан командасы өчен беренче алкасын кертте (0:1). Унбишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, сакчы Альберт Яруллин гол кертте (0:2).

Икенче период. Тугызынчы минутта «Салават Юлаев» сакчысы Захар Арзамасцев алка кертте (1:2).

Өченче период. Унынчы минутта Владислав Кара «Ак Барс» өчен гол кертте. (1:3). Унөченче минутта «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Сакари Маннинен алка кертте (2:3). Период ахырына алты секунд калганда, Никита Сошников «Ак Барс» капкасына гол кертте һәм исәпне тигезләде (3:3).

Өч период тигез исәп белән төгәлләнде, өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Анда да тигез исәп сакланды: алка кертүчеләр булмады. Хоккейчыларга буллит бәрергә туры килде, өстәмә берүләрдә Казан командасы өстен чыкты, хәлиткеч алканы Данис Зарипов кертте.

Командалар составы:

«Салават Юлаев»:

Метсола (Кареев);

Умарк — Бурмистров — Хартикайнен, Ларсен — Панин;

Сошников — Маннинен — Майоров, Гареев — Арзамасцев;

Кугрышев — Кадейкин — Жарков, Пашнин — Лисовец;

Әмиров — Хохряков — Картаев, Семёнов.

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Фрэттин — Азеведо — Лещенко, Яруллин — Викстранд;

Галиев — Тихонов — Зарипов, Педан — Лямкин;

Дыняк — А. Галимов — Ли, Рукавишников — Юдин;

Кара — Глухов — Фисенко (Основин), Журавлёв.

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасын кабул итәчәк. Матч 27 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса