Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Ак Барс» - «Салават Юлаев» матчы Керчьта булган фаҗига корбаннарын искә алу белән башлана

18 октябрьгә планлаштырылган КХЛ даими чемпионаты уеннары башланыр алдыннан бер минут тынлык игълан ителәчәк.

«Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» хоккей клублары арасындагы бүгенге матч Керчьта булган фаҗига корбаннарын искә алу белән башлана. Бу хакта Континенталь хоккей лигасының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген КХЛ даими чемпионаты уеннары башланыр алдыннан бер минут тынлык игълан ителәчәк. 18 октябрьгә барлыгы тугыз матч планлаштырылган.

Казан һәм Уфа клублары «Татнефть Арена» боз сараенда очраша. Матч 19.30 сәгатьтә башлана.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Ленин бакчасында Керчьта булган теракт корбаннарына мемориал урнаштырылуы хакында хәбәр иткән иде. 

 

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X