Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак Барс” хоккейчылары Нур-Солтан шәһәрендә җиңү яулады

“Ак Барс”ның яңа уенчысы беренче матчында 3 пасы һәм 1 голы белән 4 очко җыйды.

"Ак Барс" хоккей командасы Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә җиңү яулады. "Барыс" командасы Казанның "Ак Барс" хоккейчыларын үзендә кабул итте, һәм әлеге матч кунаклар файдасына 1:5 исәбе белән төгәлләнде.

"Ак Барс" составында шактый үзгәрешләр булды. Данис Зарипов һәм Джастин Азеведо уйнамады, капитан ролен Михаил Глухов башкарды. Һөҗүмче Вячеслав Лещенко "Ак Барс" өчен беренче тапкыр бозга чыкты, ул шушы айда "Спартак"тан сакчы Дамир Мусинга алмашка килгән иде.

"Ак Барс" составында тагын бер яңа уенчы булды - Никита Дыняк, ул гомумән бүген беренче тапкыр Континенталь хоккей лигасы уенында катнашты. Никита Дыняк беренче матчында ук голларга китергән өч пасы белән үзенә очколар җыйды һәм үзенең беренче алкасын да кертеп куйды.

Беренче период. Дүртенче минутта Станислав Галиев "Барыс" капкасына алка кертте, исәп ачылды (0:1). Җиденче минутта Никита Дыняк бәрүеннән соң Артём Галимов "Барыс" капкасына икенче алканы кертеп куйды (0:2). Тугызынчы минутта, "Ак Барс" күпчелектә уйнаганда, Никита Дыняк үзе гол кертте, Дынякның КХЛда беренче алкасы видеокабатлаудан соң гына саналды (0:3).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче период. Дүртенче минутта Артём Галимов, "Ак Барс" өчен икенче алкасын кертеп, дубль ясады, пасны бу юлы да Никита Дыняк бирде (0:4). Җиденче минутта "Ак Барс" составында Гагарин Кубогын откан һәм хәзер "Барыс" командасы өчен уйнаучы Атте Охтамаа гол кертте (1:4). Унбишенче минутта Станислав Галиев та дубль ясады, аңа гол кертергә пасы белән КХЛ матчында беренче тапкыр бозга чыккан Никита Дыняк ярдәм итте (1:5).

Командалар составы:

"Барыс":

Паскуале (Карлссон);

Виделль – Найт – Тангрэйди, Охтамаа – Диц ;

Михайлис – Волк – Старченко, Метальников – Блэкер;

Акользин – Бойд – Шевченко, Шалапов – Маклюков ;

Шестаков – Сагадеев – Петухов (Мусоров), Орехов.

“Ак Барс”:

Рейдеборн (Билалов);

Фрэттин – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;

Галиев – Тихонов – Кара, Педан – Лямкин;

Дыняк – А. Галимов – Ли, Рукавишников – Юдин;

Лещенко – Глухов – Э. Галимов (Основин), Журавлёв.

  • “Ак Барс” киләсе уенында "Салават Юлаев" командасы белән очрашачак. Матч Уфада 24 ноябрь көнне 14:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Владимир Васильев

 https://tatar-inform.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса