Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак Барс” хоккейчылары күп алкалы уен күрсәтте

“Ак Барс”командасы “Сочи”ны 5:1 исәбе белән җиңде.

Бүген “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” Боз сараенда"Сочи" командасын 5:1 исәбе белән җиңде.

Элек "Ак Барс"та уйнаган Дмитрий Архипов һәм Станислав Бочаров туган командаларына каршы уйнады. Узган сезонда Дмитрий Архипов"Ак Барс"ка Гагарин Кубогын җиңү яуларга булышты, ә бу сезонда инде "Сочи" өчен алкалар кертә.

2008 елның 13 октябрендә "Авангард" командасаның 19 яшьлек уенчысы Алексей Черепанов матч вакытында вафат була. Бүгенге уенга "Ак Барс"җанатарлары аның истәлегенә "7нче номерга мәңгелек хатирә" дигән плакат ясаган.

Беренче период.Унберенче минутта Антон Ландер һәм Иржи Секач бәрүләре ярдәмендә Джастин Азеведо, "Ак Барс"өчен алка кертеп, исәпне ачып җибәрде (1:0). Уналтынчы минутта, күпчелектә уйнаганда,"Ак Барс"уенчысы Роб Клинкхаммер алка кертте (2:0).

Икенче период. Беренче минутта "Сочи" уенчысы алка кертте, гол видео кабатлаудан соң гына саналды (2:1). Уникенче минутта Юдин һәм Галиев бәрүләреннән соң Данис Зарипов алка кертте (3:1). Ундүртенче минутта Галиев һәм Зарипов паслары ярдәмендә Владимир Ткачев "Ак Барс" өчен тагын бер алка кертте (4:1). Бу уенчыдан алка кертүен күптәннән көтә иделәр. "Спартак" белән уеннан соң Билалетдинов та аның тырышуын, ләкин әлегә нигәдер алка кертә алмавын әйтеп үткән иде. Ниһаять, Ткачев тырышуын алка кертеп раслады.

Өчече период. Җиденче минутта Иржи Секач алка кертте (5:1).Бу алкадан соң "Сочи" командасы капкачысын алмаштырырга булды. Шикин урынына кайчандыр "Ак Барс" өчен уйнаган Константин Барулин чыкты.

Командалар составы:
"Ак Барс":
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Зарипов – Ткачев – Галиев, Юдин – Абросимов;
Лукоянов – Попов – Потапов, Яруллин – Марков;
Клинкхаммер – Бурмистров – Глухов (Кара).

“Сочи”:
Шикин (Барулин);
О'делл – Росен – Архипов, Йокипакка – Щитов;
Полунин – Коллинз – Шмелев, Овитю – Рыков;
Мосалев – Хлопотов – Бочаров, Александров – Воробьев;
Капустин – Точицкий – Старков(Рәхимуллин), Будкин.

Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” Боз сараенда Финляндиянең “Йокерит” командасына каршы үткәрәчәк. Уен 16 октябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.

 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса