Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак Барс” хоккей командасы 4:3 исәбе белән овертаймда җиңде

“Ак Барс” алты җиңү белән Казанга килгән “Йокерит”ны отты.

Бүген “Ак Барс” хоккейчылары Хельсинкиның “Йокерит” командасын 4:3 исәбе белән отты. Уен Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда узды. Шулай итеп, “Ак Барс” өйдә уйнау сериясен җиңү белән тәмамлады.

“Йокерит” Казанга рәттән алты уенда отып килде, тик “Ак Барс” Хельсинки командасының әлеге җиңү сериясен өзде.

Беренче период.Бишенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Джастин Азеведо исәпне ачты (1:0). Унтугызынчы минутта Кирилл Петров “Йокерит” капкасына икенче алканы кертте (2:0).

Икенче периодны“Йокерит” капкачысын алмаштырп башлады, Янис Калниньш урынына Антти Ниеми чыкты. Өченче минутта Кирилл Петров көндәшен аягын чалып екты, шуның өчен “Йокерит” һөҗүмчесе Брайан О’Ниллга буллит бәрү мөмкинлеге бирелде. О’Нилл, өстәмә бәрүне уңышлы башкарып, гол кертте (2:1). Сигезенче минутта Петер Регин, “Ак Барс” капкасына алка кертеп, исәпне тигезләштерде (2:2). Унсигезенче минутта Кирилл Петров, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (3:2).

Өченче период.Утыз секунд үтүгә, Брайан О’Нилл да “Ак Барс” капкасына үзенең икенче алкасын кертеп куйды (3:3).

Өч период тәмамлануына исәп тигез калды, шуңа өстәмә 5 минут (овертайм) бирелде. Овертаймның икенче минутында “Ак Барс” һөҗүмчесе Михаил Фисенко гол кертте һәм командасына җиңү китерде (4:3). Бу “Ак Барс” өчен әлеге сезондагы уеннарның беренче овертаймы булды, моңа хәтле төп вакытның тигез исәп белән төгәлләнгәне юк иде.

Командалар составы:

“Ак Барс”: 
Биләлов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Фазылҗанов;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Ожиганов;
Воронков – Основин – Фисенко, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Глухов), Лямкин.

“Йокерит”
Калниньш (Ниеми);
Мяеналанен – Контиола – Оксанен, Лехтонен − Грант;
Иконен – Норман – О’Нилл, Лёв – Лепистё;
Савинайнен – Регин – Мюттюнен, Эронен – Кивистё;
Йоэнсуу – Ниеми – Анттила, Рясянен.

Читтә уйнау сериясен “Ак Барс” Уфада башлый. Ике команда формасында да яшел төсләр булганга “Яшел дерби” дип исемләнгән “Салават Юлаев” – “Ак Барс” уены 19 октябрь көнне узачак. Матч 14:30 сәгатьтә башлана.  

 

Фото: Михаил Захаров/архив

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса