Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Ак Барс" хоккей командасы 1:2 исәбе белән җиңү яулады

Казан хоккейчылары "Слован" командасыннан өстен чыкты.

Бүген Братислава шәһәрендә "Ак Барс" хоккей командасы "Слован"ны 1:2 исәбе белән җиңде.

"Ак Барс" сакчысы Рафаэль Батыршин Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында үзенең 400нче уенын үткәрде.

Беренче период. Җиденче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Джастин Азеведо исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Ундүртенче минутта "Слован" уенчысы Патрик Лампер, алка кертеп, исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче период. Икенче минутта сакчы Альберт Яруллин "Ак Барс" өчен алка кертте (1:2). Бу җиңү алкасы булды.

Командалар составы:

"Слован": 
Штепанек (Чильяк);
Червены – Таффе – Ржепик, Желина – Серсен;
Лунтер – Сукель – Бэйли, Клок – Грман;
Лишка – Грнка – Лампер, Месарош – Яношик;
Рау – Буц – Еглич, Бачик.

"Ак Барс": 
Гарипов (Подъяпольский); 
Секач – Азеведо – Зарипов, Педан – Постма; 
Глухов – Попов – Галиев, Яруллин – Марков; 
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Абросимов; 
Основин – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

"Ак Барс" - "Динамо Р" командалары арасындагы уен 10 декабрь көнне Ригада узачак. Матч 20:30 сәгатьтә башлана.  

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X