“Ак Барс” Казан бозында алты ел эчендә беренче тапкыр “Трактор”га җиңелде
Казан хоккейчылары 1:2 исәбе белән Чиләбе кунакларына оттырдылар.
Бүген “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Чиләбедән килгән “Трактор”га 1:2 исәбе белән оттырды. “Ак Барс”ның Казанда “Трактор” командасына 2013 елдан бирле җиңелгәне юк иде, ләкин бүген Чиләбе хоккейчылары көчлерәк булды.
Уен Россия тарихында фигуралы шуу буенча хатын-кызлар арасында беренче Олимпия чемпионкасы Аделина Сотникованың алканы символик рәвештә бозга атуы белән башланды.
Беренче период.Унынчы минутта “Трактор” һөҗүмчесе Кристиан Томас, алка кертеп, исәпне ачып җибәрде (0:1).
Икенче периодта берәү дә алка кертә алмады.
Өченче период. Бишенче минутта Кристиан Томас, күпчелектә “Трактор” өчен икенче алкасын кертеп, дубль ясады (0:2). Уналтынчы минутта Владимир Ткачев бәрүеннән соң Джастин Азеведо “Ак Барс” өчен гол кертте, бу алка видеокабатлаудан соң гына саналды (1:2).
Командалар составы:
“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков)
Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма;
Галиев – Основин – Глухов, Яруллин – Марков;
Лукоянов – Попов – Потапов, Батыршин – Абросимов;
Ткачёв – Малыхин – Клинкхаммер.
“Трактор”:
Демченко (Судницин);
Энлунд – Щехура – Глинкин, Исаев – Бэйлен;
Бергстрём – Стоа – Томас, Петров – Карпухин;
Кравцов – Рыбаков – Кокуёв, Хлыстов – Бородкин;
Ерофеев – Шаров – Шолохов (Дугин), Желдаков.
Киләсе уенны “Ак Барс” “Татнефть-Арена” боз сараенда Екатеринбург шәһәренең “Автомобилист” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 29 гыйнвар 19:30 сәгатьтә башлана.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа