Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Ак Барс» бер алка да керттермичә җиңү яулады

«Ак Барс» — «Металлург» уены исәбе — 2:0.

Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасын кабул итте. Матч «Ак Барс» файдасына 2:0 исәбе белән төгәлләнде.

 

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» уенында булырга теләгән Айгөл Хәйруллинаның хыялын чынга ашырган. Әлеге матчны Айгөлнең алканы символик рәвештә атуы белән башладылар.

Беренче периодта алка кертүчеләр булмады.

Икенче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Олег Ли исәпне ачып җибәрде (1:0).

Өченче периодның беренче минутында Данис Зарипов алка кертте, нәтиҗәле пасны Джастин Азеведо бирде. Азеведоның Континенталь хоккей лигасы матчларында голга китергән бәрүләр саны 200гә тулды (2:0). Әлеге матч «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов өчен алка керттермичә үткәргән сигезенче «коры» уены булды.

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Викстранд;

Дыняк — А. Галимов — Зарипов, Яруллин — Лямкин;

Галиев — Тихонов — Санников, Юдин — Рукавишников;

Фрэттин — Фисенко — Ли (Э. Галимов), Аверин.

«Металлург»:

Кошечкин (Демченко);

Мозякин — Филиппи — Нестрашил, Пивцакин — Антипин;

Потехин — Расмуссен — О’Делл, Верещагин — Яковлев;

Козун — Локтионов — Кулёмин, Дронов — Матушкин;

Любимов — Неколенко — Паршин (Рожков), Бирюков.

«Ак Барс”ның киләсе уены Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үтәчәк. «Ак Барс» — «Торпедо» уены 9 гыйнвар 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото:Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса