Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә авыл халкының 54 нче кышкы спартакиадасы узды

Әлмәт муниципаль районы авыл халкының Гаилә елына багышланган 54 нче Спартакиадасы Габдрахман авылында узды.

Кешеләрне физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл җирлекләре арасында иң көчле командаларны ачыклау, район яшьләре арасында дуслык бәйләнешләрен ныгыту – Спартакиаданың төп максатлары.

Район башлыгы Тимур Нагуманов 54 нче авыл Спартакиадасында катнашучыларны һәм кунакларны җылы сәламләде, спорт бәйрәменең ярты гасырлык тарихы һәм иң яхшы традицияләре барлыгын билгеләп үтте. Ул чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдиновның авылны төзекләндерүдә һәм социаль объектлар төзүдә зур хезмәтләрен ассызыклады.

- Республикада безнең район һәм шәһәр спорт ягыннан иң мавыктыргычларның берсе дип саналуына мин бик шат һәм горурланам. Тулы спорт объектлары һәм кешеләрнең сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуы бу тенденцияне раслый. Чөнки спорт-ул бер тапкыр үткәрелә торган чараларда катнашу гына түгел, аралашу, үз көчеңне, осталыгыңны һәм талантыңны күрсәтү мөмкинлеге дә. Вакыт тапканыгыз һәм данлы традицияләребезне саклаганыгыз өчен рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы залда булганнарга.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов Спартакиадада катнашучыларга уңышлы стартлар, ә җанатарларга якты, онытылмас тәэсирләр теләде.

Бәйрәм спортчыларны да, узган елгы җиңүчеләрне дә, зур җанатарларны җыйды. Заманча бассейнда йөзү буенча ярышлар, тамаша армспорты, гер спорты, шахмат һәм шашка буенча интеллектуаллар ярышы, аркан тарту һәм, әлбәттә, «ГТО уеннары» һәркемгә команда рухы һәм күтәренкелек өстәде.

Спартакиаданың рәсми ябылышында иң көчле командалар һәм спортчылар аталды. Гомуми зачетта 1500 һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән авыл җирлекләре арасында 1 урында - Миңнебай, 2 урында - Габдрахман, 3 урында - Түбән Мактама.

700 кеше яшәгән икенче төркемдә Тайсуган, Бишмунча һәм Новотроицкий авыл җирлекләре командалары призлы урыннар яулады.

Өченче төркемдә Сиренькино, Кама-Исмәгыйль һәм Васильевка авыл җирлекләре җиңүче булды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса