Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә «Россия чаңгы юлы-2024» экстрим-парк территориясендә узачак

Әлмәттә 10 февральдә «Россия чаңгы юлы-2024» бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узачак.

Спорт бәйрәмендә Әлмәт районы укучылары, студентлары, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, ветераннар һәм спортчылар катнашачак.

9.30 да комплексның тиешле дистанция баскычлары өчен йөгерү старты булачак (2 000 м дистанция).

Аннары спорт стартлары башланачак:
- 10.00 сәгатьтә - «Өченче буын» (50 яшьтән 59 яшькә кадәр һәм 60 яшьтән өлкәнрәк) старт ала;

- 10.30 да - «Иң көчлеләр» старты (16-49 яшь).

11.45 сәгатьтә чакырылган кунаклар катнашында тантаналы чара узачак. Шулай ук «Чаңгычы көне» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

12.00 сәгатьтә массакүләм старт. 12.30 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса