Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көч түгел, тизлек мөһим

Өстәл теннисы буенча турнирда катнашучылар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр.

Шушы көннәрдә Компаниянең спорткомплексында «Татнефть» ААҖ ОППОсы Әлмәт территориаль беренчел профсоюз оешмасы кубогына ярышлар узды. Анда «18-39 яшь» һәм «40+» яшь категорияләрендә ир-атлар, шулай ук хатын-кызлар көч сынашты.

Команда зачетында катнашу өчен турнирга 7 коллектив, шәхси зачетта - 51 кеше заявка биргән. Алар арасында профессионаллар да, һәвәскәрләр дә бар. 

«Елховнефть» идарәсенең 4 нче цехыннан нефть һәм газ чыгару буенча оператор Сергей Моторин үзен соңгы категориягә кертә. Сөйләвенә караганда, өстәл теннисы аның өчен яңа уен түгел, әмма соңгы тапкыр ул ракетканы 9 нчы сыйныфта укыганда тоткан булган.

- Спортның бу төре белән күптән шөгыльләнгәнем юк инде, шулай да турнирда үз көчемне сынап карарга булдым. Разминка вакытында үзем белгән уен алымнарын искә төшердем - җиңүгә өмет юк түгел! - дип фикерләре белән уртаклашты Сергей Моторин.

«Татнефть» ААҖ спорткомплексы директоры Дмитрий Бакалдин уенда үзен ышанычлы тотты. Өстәл теннисы аның өчен яңа спорт төре түгел -  кайчандыр аның белән шөгыльләнгән булган. Ә менә «Татнефть» ААҖ ОППОсы Әлмәт территориаль беренчел профсоюз оешмасы кубогына ярышларда ул беренче тапкыр гына катнаша.

- Әлбәттә, чын профессионаллар белән ярышу җиңел түгел: катнашучылар арасында спорт мастерлыгына кандидатлар да, спорт мастерлары да бар, әмма мин, спорт объекты җитәкчесе буларак, яхшы уйнарга тиешмен. Минемчә, мондый турнир үткәрү - бик яхшы инициатива. Беренчедән, бу спорт төре белән һәркем шөгыльләнә ала - кайберәүләрнең хәт-та өйләрендә дә теннис өстәлләре бар. Сүз уңаенда әйткәндә, катнашучыларның берсе - элеккеге футболчы. Аркасы һәм тезе белән проблемалар килеп чыгу аркасында ул инде туп куа алмый, ләкин тенниста үзен яхшы хис итә. Икенчедән, мондый уен - күрү сәләте бозылудан яхшы профилактика: ракетка бер ерагая, бер якыная бит - күзнең хрусталигы эшли дигән сүз, - дип саный Дмитрий Бакалдин.

Өстәл теннисы - ул яхшы кәеф чыганагы да. ЦОБның персонал белән эшләү үзәге хатын-кызлары турнирга нәкъ менә шул максат белән килгәннәр дә. Яшел футболкалар кигән биш кыз ярышлар башлануга килеп җитеп, шунда ук «көрәшкә» ташландылар.

- Бу уенны бик яратабыз. Ел саен «Солнечный» лагерена барып, өстәл теннисы уйныйбыз. Әлбәттә, турнирда җиңүгә исәп тотабыз, әмма барып чыкмаса да борчылмаячакбыз - вакытны күңелле итеп үткәрү үзе үк яхшы бүләк! - дип көлә ЦОБның ЦпоРП бүлеге начальнигы Алия Степанова.

Ярышларда катнашучылар ике җиңүгә кадәр бер-берсе белән парлар булып ярыштылар. Партия уенчыларның берсе 11 гол керткәнчегә кадәр дәвам итә. 

Турнир нәтиҗәләре буенча команда зачетында иң яхшылар булып «Tatneft ЗАБОТА» (УСО) вәкилләре танылды. Икенче урында - «Татнефтегазпереработка» идарәсе. Ә технологик үсеш үзәге командасы өченче урынга чыкты.
Шәхси зачетта «18-39 яшь» яшь категориясендә УТНГП электромонтеры Эмиль Шәрипов җиңү яулады. «Көмеш» - «ЯН» СОК вәкиле Борис Черяшовта, ә «бронза» - «ТД» СП ДДНГ баш белгече Андрей Королевта. 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урынны СОЦ өлкән тренеры Евгений Белов, икенче урынны Виктор Журавлев («Әлмәтнефть» идарәсе) һәм өченче урынны Рамис Шәмсуллиннар (УСО) яулады.

Хатын-кызлар арасында «Tatneft ЗАБОТА» (УСО) вәкиле Светлана Леонтьева иң яхшысы булып танылды. Пьедесталның икенче бас-кычын УТНГПның технологик җайланмалар операторы Гөлназ Хәсәнова яулады, өченче баскычында - ЦТР вәкиле Лиана Смирнова.

- Бу - сайлап алу ярышлары. Әлмәт территориаль беренчел профсоюз оешмасының иң яхшы теннисчылары «Татнефть» ААҖ хезмәткәрләре арасындагы турнирга барачаклар, ул гыйнвар ахырында Нурлатта узачак, - дип хәбәр итте тренер һәм ярышларның баш судьясы Владимир Назаров.

Владимир Ильич шулай ук ярышларга бик күп хатын-кызлар килер дип көт-мәгәнлеген дә әйтеп үтте. Аның сүзләренчә, элек мондый ярышларда гүзәл затларның саны күпкә азрак булган, әмма хәзер өстәл теннисына карата кызыксыну арта төшкән. Баш судья киләсе елда хатын-кыз катнашучыларны да һичсүзсез яшь категорияләренә бүлә-чәкләренә ышандырды.

Ә Әлмәт территориаль беренчел профсоюз оешмасының баш белгече Дмитрий Ярыжко турнирның традицион булачагына өмет белдерде.

- Теннис - билгеле бер күнекмәләр, дәрт-илһам, матур уен таләп итүче кызыклы спорт төре ул. Уеннарда катнашучылар моны күрсәттеләр дә. Ярышларда 50 дән артык кеше катнашуы сөендерә. Чираттагы ярышларда уйнарга тагын да уңайлырак булсын өчен өстәлләр санын арттырачакбыз, - дип шәрехләде Дмитрий Ярыжко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса