Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәш буенча Әлмәт районы беренчелеге узды

Ярышлар 9 авырлык категориясендә узды.

2010-2011 нче елгы балалар арасында көрәш буенча Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре беренчелеге узды. Ярышлар 9 авырлык категориясендә узды. Аларда 43 көрәшче катнашты.

"Кәләй, Колшәрип, Мәмәт, Тайсуган һәм Лениногорск районы Иштирәк авылында көрәш секциясенә йөрүчеләр көч сынашты. Бу безнең команданы гыйнвар аенда узачак республика ярышларына - Татарстан беренчелегенә туплау өчен дә уздырыла. Иң көчле егетләрне ачыклыйбыз. Әлеге ярышларны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Эдуард Гаджиевка, физик культура, спорт һәм туризм идарәсенә рәхмәтебезне җиткерәбез",- диде Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе башкарма директоры Рузиль Ганиев.

 Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса