Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә ГТО фестивалендә 100дән артык мөмкинлекләре чикле бала катнашты

Чара 16 нчы мәктәптә узды.

Узган ялларда Әлмәтнең 16 нчы мәктәбендә  мөмкинлекләре чикле балалар өчен ГТО фестивале узды. Йөздән артык кеше ГТО нормаларын сынауда катнашты. I дәрәҗәдән V дәрәҗәгә кадәр ( 6-17 яшь) балалар катнашты.

Һәр яшь категориясендә иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән балалар билгеләнде һәм дипломнар белән бүләкләнде. Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә мәктәп базасында практика үтүче физкультура көллияте студентлары ярдәм итте.

Сәламәтлек белән бәйле кыенлыкларга карамастан, 50дән артык кеше алтын нормативларны үтәде, калган катнашучылар үзләренең лаеклы көмеш һәм бронза медальләрен алачак, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса