Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хезмәтенә мәңгелек истәлек

Узган ялларда Әлмәт районы Кәләй авылы мәктәбендә зур спорт бәйрәме узды.

ТР һәм РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышланган "Көрәш” турнирына менә инде 13 нче такпыр Татарстан районнарыннан йөзләгән спортчы җыела.

Бу ярышлар бик абруйлы дип санала, шуңа да көрәшчеләр арасында зур популярлыкка ия. Әлеге турнир уздырыла башлаганнан бирле, ул район масштабыннан алып республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Бу тапкыр ул республиканың иң өметле яшь көрәшчеләрен бергә җыйды.

Турнир башланыр алдыннан шәһәр һәм район, “Татнефть” компаниясе җитәкчелеге, Шәйдуллиннар гаиләсе династиясе, “Ак бүре” Әлмәт көрәш федерациясе җитәкчелеге, Зөфәр Газиз улының авылдашлары һәм якташлары аның мемориаль тактасына чәчәкләр куйдылар.

Турнирны ачу тантанасында хөрмәтле кунаклар Зөфәр Шәйдуллинның үз хезмәт юлында башкарган бихисап күп эшләрен искә алдылар.ТР һәм РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Газиз улы Шәйдуллинның исеме Әлмәт муниципаль районы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Ул хезмәт эшчәнлеген ветеринария табибы итеп башлый, аннары «Зәй» колхозының баш зоотехнигы итеп билгеләнә, аннары Әлмәт башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы була. Шулай ук ул республиканда иң зурлардан булып саналган Токарликов исемендәге совхозны җитәкчесе буларак районның авыл хуҗалыгы өлкәсе үсешенә саллы өлеш кертә.

Зөфәр Газиз улы истәлегенә багышланган турнир - балалар өчен үз мөмкинлекләрен күрсәтү һәм яшь чакта беренче әһәмиятле җиңүгә ирешү өчен менә дигән мөмкинлек. Ярышлар киләчәктә Татарстан һәм Россия чемпионы, ә бәлки дөнья чемпионы булучылар өчен яхшы старт мәйданчыгы.

“Быел ярышларда Татарстанның 11 районыннан килгән спортчылар катнаша. 120 көрәшче үзләренең әзерлекләрен, тырышлыкларын күрсәтәләр. Безнең “Ак бүре” көрәш федерациясе командасы әлеге турнирга бар көчләрен куеп, бик теләп әзерләнә. Данлыклы якташыбызны искә алабыз, балаларга аның турында сөйлибез. Бу авыл җирлегеннән күп танылган, тырыш көрәшчеләр чыкты. Хәзерге вакытта да монда “Татнефть” компаниясе финанс ярдәме белән көрәш буенча секция уңышлы эшләп килә. Барлыгы 32 бала шөгелләнә, алар арасында Татарстан һәм Россия чемпионнары бар. Көрәш серләренә аларны атнага биш тапкыр үзем өйрәтәм”, -дип сөйләде тренер Фәнил Минһаҗев.

“Турнирны оештыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен әйтәм. Район , “Татнефть” компаниясе, Әлмәт “Ак бүре” көрәш федерациясе җитәкчеләренә, көрәшчеләренә бик зур рәхмәт. Бүген менә шундый матур, зур спорт бәйрәме уздырабыз. Әлбәттә инде, без әтиебезне онытмыйбыз, гел искә алабыз. Әти-әниебезгә без бик рәхмәтле, алар безне туган ягыбызны яратырга өйрәтеп үстерделәр. Иң мөһиме алар безне кешеләргә карата ярдәмчел итеп үстерделәр. Әтине легендар җитәкче иде дип күпләр искә ала. Быел аңа 90 яшь тулган булыр иде. Шуңа без әни белән, гаиләбез белән шушы турнирны оештырырга булдык. Әти үзе дә спортны, аеруча ат чабышы, көрәшне бик ярата иде”,- диде Зөфәр Шәйдуллинның улы, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Ярышлар ике келәмдә барды. Яшь булуларына карамастан, спортчылар җитди һәм яхшы әзерлеккә ия иделәр. Бу турнирда җиңелүчеләр юк, чөнки келәмгә чыгып, йөзләрчә кеше алдында көрәшү-бу инде үзе бер җиңү. Турнирның нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урында Әлмәт районы, икедә Азнакай һәм өченче урынны Актаныш районы алды.

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса