Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңа җиңүләр, яңа максатлар

18-19 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды.

Ярышларда республикабызның 41 командасыннан 344 көрәшче катнашты. Чемпионатта ел дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән Әлмәт батырлары да катнашты.
 
Татарстан чемпионы исеменә лаек булу көрәшчеләр өчен, әлбәттә, зур дәрәҗә. Шуңа да әлеге ярышларның көрәшчеләр арасында нинди әһәмиятле икәне күптәннән билгеле. Шулай ук быел шәхси җиңүчеләргә генә түгел, ә тагын җиңүче командаларга да саллы финанс бүләкләр әзерләгәннәр иде. Беренче урынны яулаган командага 200 мең, икенче урында булучыларга 150 мең һәм өченче урынны яулаучыларга 100 мең сум. Тагын бер яңалык – бер ел эчендә күрсәткечләрен яхшырткан өч командага 100әр мең сум акчалата бүләк көтә иде.
 
Әлмәт “Ак бүре” көрәш федерациясе командасы егетләре тренерлары белән берлектә әлеге ярышларга бар көчләрен куеп әзерләнделәр.

“Ярышлар нәтиҗәсендә, шәхси беренчелектә 60 кг 3 нче урында Рубин Раджабов, 70 кг авырлыкта 1 нче урында Рафаэль Бильданов, 75 кг авырлыкта 3 нче урында Рафаэль Кәлимуллин, 90 кг Айрат Сәмигуллин 3 нче урынны яулады, 130 кг безнең 3 урында Айдар Алтынбаев, авыр үлчәүдә Валерий Рафиков 5 нче урынга лаек булды. Нәтиҗәдә командалар арасында безнең Әлмәт көрәш федерациясе егетләре икенче урынны яуладылар. Берене урында Лаеш командасы, ә өченчедә Яр Чаллы –Комсомольский командасы”,- дип сөйләде "Ак бүре" көрәш федерациясе башкарма директоры Рузиль Ганиев. 

Хәзерге көндә безнең көрәшчеләр үзләре алдында яңа максатлар куя. Тиздән районыбызда зур спорт ярышлары оештырырга җыеналар. Декабрьдә Әлмәттә егетләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы, ТР спорт мастеры, танылган көрәшче Булат Вәлиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары үтәр дип планлаштырыла.

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса