Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең өлкән яшьтәге спортчылары атуда көч сынаштылар

Ярышлар «Өченче буын» спартакиадасы кысаларында узды.

Ату буенча ярышларны спортчылар ике ел көтте.

«Мөмкинлек булмады. Башта пандемия бездә бер ел булды, аннары икенче ел. Узган ел, октябрьдә көттек, әмма безне янә катнаштырмадылар», – дип сөйләде катнашучылар.

Тик пандемия чикләүләре беткәч, пенсионер атлетлар кулларына винтовканы алган. Атуга районның ветераннар оешмаларыннан 25 команда җыелды. Алар арасында эчке эшләр министрлыгы ветераннары да бар.

Голнур Сөнгатова спортсыз яши алмый. Ул 7 ел ЮХИДИдә эшли, ә соңыннан хәрби әзерлек буенча инспектор була. Элек профессиональ чаңгычы булган, 1988 елда  кышкы Олимпиадада катнашкан. Ул шулай ук тренер. Шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дә шөгыльләнә. Хәзер аңа 58 яшь.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел хатын-кызлар барлык спорт төрләре буенча ир-атлардан яхшырак чыгыш ясый. 

Спартакиада расписаниесендә 16 спорт төре бар. Сезон ахырында гадәттәгечә, кышкы спорт төрләрен калдырганнар. Оештыручылар аларны бу ел ахырында яки киләсе ел башында үткәрергә ниятли.

 

 

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса