Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә халыкара студентлар көнен билгеләп үттеләр

17 ноябрьдә халыкара студентлар көне билгеләп үтелә.

Студентлар бәйрәме уңаеннан Алан яңа футбол манежы мәйданында Әлмәт студентлар җәмгыятеннән флешмоб узды. 100дән артык кеше зумба биюен биеп, Әлмәт студентларының яшьләр бердәмлеген күрсәтте.

«Ел саен 17 ноябрьдә бездә халыкара студентлар көне билгеләп үтелә. Безгә бер атна элек студентлар әлеге бәйрәмгә багышланган масштаблы чара уздыру инициативасы белән килде. Безнең шәһәр активистлары белән берлектә шәһәрнең барлык студентлары өчен дә мондый сәламәтләндерү-спорт флешмобы оештыру турында карар кабул ителде», - дип аңлатты яшьләр белән эшләү буенча белгеч Максим Темячев. Шулай ук ул студентлар белән эшләгәндә иң мөһиме аларны «без беркемне дә чакырмадык, ә алар үзләре килсеннәр» дип кызыксындырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Чарада нефть институты, музыка көллияте, политехник һәм физкультура техникумнары, шулай ук калган урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

Дәртле бию истәлекле гомуми фотография белән тәмамланды.

 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса