Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары янә җиңү яулады

8-9 ноябрьдә Кировта Сергей Киров истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча 47 нче Бөтенроссия ярышлары узды.

Ике көн дәвамында Россиянең 16 төбәгеннән 200дән артык атлет медальләр өчен көч сынашты, шул исәптән ярышларда беренче тапкыр Севастополь командасы чыгыш ясады.

Әлмәт көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясап призлы урыннарга лаек булдылар.

 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Умар Гадаборшев (60 кг) җиңүче булды.

 Илдан Төхбәтуллин (72 кг) икенче урын алды.

Спортчыларыбызны һәм тренерларын чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса