Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчылары Башкортстанда җиңү яулады

30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Октябрьский шәһәрендә «Спорт сарае» призларына 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика ярышлары узды.

Җиңү өчен көрәшергә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикасыннан, Тольятти, Самара, Димитровград, Саратов өлкәсеннән 240 спортчы килде.

Безнең Әлмәт егетләре алтын, көмеш һәм бронза алып кайттылар:
1 урынны Руслан Балтабаев (57 кг) алды
2 урынны Хаммад Талипов (48 кг) алды
3 урынны Салават Талипов (44 кг алды

Спортчыларны һәм тренерларны  Корнилов Данил Степанович һәм Вадигуллин Айрат Зөфәр улын котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса