Әлмәт спортчысы триатлон буенча Россия беренчелегендә алтын медаль яулады
Беренчелек Киров өлкәсендә үтте.
Киров өлкәсендә триатлон буенча Россия беренчелеге узды. Әлмәт спортчысы Ксения Скворцова юниорлар арасында дуатлон-кросс дисциплинасында алтын медаль яулады, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.
Ярышларда Красноярск, Пермь, Красноярск крайлары, Кемерово өлкәсе-Кузбас, Киров, Волгоград, Саратов, Төмән, Свердловск өлкәләре, Татарстан республикасы, Коми һәм Чуваш республикасы спортчылары катнашты.
Спортчы тренер Василий Васильев җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Фото: ӘӘлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа