Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Республика көнендә әлмәтлеләр 30 чакрым йөзде

Дистанция 30 августта республиканың оешуы һәм аның утыз еллык юбилее белән бәйле.

«Мирас» спорт комплексында массакүләм йөзүне олимпия резервы спорт мәктәбе укучылары ачты. Алар кулларына Татарстан флагы тотып 100 метрны уздылар. Эстафетаны нефть тармагы һәм Әлмәт йөзү ветераны Владимир Фадеев кабул итте. Акциягә шулай ук район башлыгы Тимур Нагуманов һәм башкарма комитет вәкилләре дә кушылды.

"Бу вакыйганы без, йөзү федерациясе буларак, 30 км дистанциядә узуыбыз белән билгеләп үтәргә һәм уздырырга теләдек", – дип ассызыклады Әлмәт йөзү федерациясенең башкарма директоры Ринат Шәйхатаров.

Ярышта төрле яшьтәге 300 әлмәтле катнашты.

Шулай ук Татарстан республикасы көне хөрмәтенә авыл яшьләре арасында ГТО дисциплиналары буенча ярышлар узды. Җиңүчеләр кубоклар һәм спорт кибетенә сертификатлар алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса