Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчесе Осман Махмич Россиякүләм мөселман балалар Сабан туенда беренче урын яулады!

Быел татар милли бәйрәме Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды.

Балтач районы Бөрбаш авылында зурлап XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды.

ТР мөселманнары диния нәзарәте сайты хәбәр итүенчә, дини һәм милли чара үсеп килүче яшь буында татар халык гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйды.

Милли бәйрәм программасында  30га якын ярыш бар иде. Аларның берсе - көрәш. Бәйге 2004 елда туган һәм аннан да яшьрәк булган, 18 яше тулмаган егетләр арасында узды. Ярышларының нәтиҗәләре буенча Әлмәт "Ак бүре" көрәш федерациясе командасы спортсмены Осман Махмич үз авырлык катергориясендә беренче урын яулады! Яшь батырның тренеры - танылган спортсмен Рузиль Ганиев. Остазларыннан яшьләр үрнәк алалар! Әлмәт данын   уңышлы яклыйлар, "Ак бүре" көрәш федерациясен таныталар.  


Җиңүчене котлыйбыз!

 

 

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса