Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлегә "ГТОның 90 еллыгы" исемле беренче истәлекле медале тапшырылды

Мондый медальләр беренче тапкыр тапшырыла.

7 июньдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгында республикада "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. 


Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елның 1 кварталында төбәкләрдә ГТО комплексына җәлеп итү дәрәҗәсе күрсәткечләре артуы аз.


Чара ахырында Татарстан спорт министрлыгы җитәкчелегенә, региональ операторга һәм ГТОның эчке республика рейтингы лидерлары арасына керүче спорт комитетлары җитәкчеләренә "ГТОның 90 еллыгы" исемле беренче истәлекле медальләр тапшырылды. Алар арасында Әлмәт шәһәренең Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Бакалдин Дмитрий Владимирович та бар иде. Медальләр 2014-2021 елларда ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру процессына шәхси өлеш керткән өчен тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса