Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балаларны яклау көне алдыннан Әлмәттә спорт чаралары узды

Майның соңгы ял көнендә, балаларны яклау көне алдыннан, шәһәр кызыл-сары төскә "буялды".

Әлмәттә велосипед һәм йөгерү ярышлары узды. 

Бу «Таттелеком» компаниясенең һәм Әлмәт муниципаль районы хакимиятенең балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе ярдәме белән  мөмкин булды.

«Велосипед башкаласы»ның  урамнары буйлап велопарад узды, анда шәһәрнең теләсә кайсы кешесе катнаша ала иде. Парад кысаларында костюмнар конкурсы узды. Катнашуның төп шарты-кием кызгылт сары төстә булу. Финиш шәһәр стадионында узды.

Аның кысаларында Әлмәт муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре, югары уку йортлары, предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында җиңел атлетика ярышлары узды. Шулай ук 100 метрлы дистанциядә Татарстанның иң көчле спринтерлары старт алды.

 Тамашачылар өчен киберспорт мәйданчыклары һәм зоналары оештырылды. Биюләр белән интерактивлар, флешмоблар, мастер-класслар узды һәм спонсорлардан призлар уйнатылды.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса