Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә «Тур де Татарстан Әлмәт-2022» бөтенроссия велосипед ярышлары узачак

Катнашучылар саны 350 кеше булыр дип көтелә.

2022 елның 12 июнендә Әлмәт шәһәрендә "Тур де Татарстан Әлмәт-2022" шосседа велосипед ярышлары узачак.

Ярышлар маршруты Шевченко урамы буенча, Р.Фәхретдин боҗрасыннан Әлмәт - Колшәрип боҗрасына кадәр, Р – 239 трассасы буенча Әлмәт-Миңлебай боҗрасына кадәр һәм кирегә  булачак. Юлларның ябылу вакыты 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Велоузыш маршрутының вакытлыча билгеләре куелачак. Велоузыш маршруты буенча ишегаллары һәм чатлары җиңел автомобильләр һәм йөк автотранспорты белән ябылачак.
 

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса