Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тимур Нагуманов Әлмәт спортчылары белән очрашты

12 майда, башкарма комитет бинасында, грек-рим көрәше буенча 26нчы Бөтенроссия турниры алдыннан, «ТР Әлмәт муниципаль районы олимпия резервы спорт мәктәбе»ндә шөгыльләнүче Хәкимҗан Давронов һәм Арина Алексеева белән очрашу булды.

 Район башлыгы Тимур Нагуманов яшь спортчылар белән  очрашты һәм аралашты. Спортчылар үзләре белән медальләрен дә алып килгәннәр иде. Очрашуда тренерлар Эльмира Нәфисуллина һәм Эдуард Гаджиев катнашты.

   Әңгәмә җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Район башлыгы авырлыклар, Россиядә яшүсмерләр арасында көндәшлек, аларның алдагы ярышлар алдыннан кәефе һәм киләчәккә планнары турында сораулар бирде.  Көрәшчеләр бу спорт төрендә үзләрен ничек тапканнары турында сөйләделәр.

   Хәкимҗан Давронов 2002 елның 13 октябрендә Үзбәкстанның Ханабад шәһәрендә туа. 2009 елдан бирле олимпия резервы спорт мәктәбендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Бик күп бүләкләре бар. Идел буе федераль округы буенча беренчелекне алып, грек-рим көрәше буенча Россия Кубогының бронза призеры булып тора.

  Арина Алексеева 2007 елның 26 июлендә Әлмәттә туган. Көрәш өлкәсенә чагыштырмача күптән түгел генә килә, ирекле көрәш белән 2018 елдан Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнә.  Идел буе федераль округы, Татарстан беренчелеге җиңүчесе. Кызлар арасында Мәскәү өлкәсендә Россия беренчелегенең бронза призеры.

  Очрашу ахырында Тимур Нагуманов яшь спортчыларга сертификатлар тапшырды. Үсмерләр  район башлыгына үз клубларының истәлекле сувенирларын һәм футболкаларын бүләк иттеләр.

 

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса