Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә экстрим-паркта хәрби ярышлар узды

Беренче урынны «Елховнефть» хезмәткәрләре алды.

Әлмәттә "Экстрим парк" территориясендә хәрби ярышлар узды, анда «Татнефть» төркеме предприятиеләренең 30га якын командасы катнашты. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Катнашучылар җирдә шуыштылар, гранатлар ыргыттылар, миналар эзләделәр, мишеньгә аттылар. Шулай ук сугыш еллары җырларын тыңладылар һәм кыр боткасы ашадылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Елховнефть»  хезмәткәрләре алды, аннан соң финишка лениногорскилылар килде, бронзаны «Нурлатнефть» командасы алды.

 

 

Фото: "Татнефть" телеграмм-каналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса