Әлмәтлеләр ирекле көрәш турнирында җиңү яулады
Түбән Кама шәһәрендә ирекле көрәш буенча Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ачык турнир узды.
Безнең шәһәрне олимпия резервының спорт мәктәбеннән 9 спортчы лаеклы тәкъдим итте.
Артыкова Диләрә 50 кг. га кадәр авырлык категориясендә җиңүче булды.
40 кг. га кадәр авырлыкта Никитина Ильмира көмеш медаль яулады.
Ә 22 кг. га кадәр авырлык категориясендә безнең кызлар бөтен пьедесталны яуладылар: Илманова Кира -1, Сәлимова Карина - 2, Сафина Даяна -3 урында.
Абдрахманова Динара 27 кг. га кадәр авырлыкта бронза медаль яулады. Шулай ук 28 кг. га кадәр авырлыкта ике бронза медальне Насруллина Алинә һәм Мансурова Азалия яулады. Антоновна Арина 33 кг. га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль алды.
Кайбер кызлар ирекле көрәштә үз юлларын әле башлап кына җибәрделәр, бу аларның беренче ярыш тәҗрибәсе.
Без кечкенә спортчыларыбыз өчен бик шат, аларны беренче уңышлары белән котлыйбыз, әлбәттә, кызларның тренерларын: Нәфисуллина Эльмира Равил кызын һәм Романова Ольга Николаевнаны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа