Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә узган ГТО көнендә 1000 укучы ктанашты

Конкурста биңү өчен  мәктәп чарасын тематик тулыландыру, оештыруга оригиналь якын килү, шулай ук катнашуның массалы булуы мөһим иде.

Әлмәт муниципаль районында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру кысаларында тестлаштыру үзәге тарафыннан гомуми белем бирү учреждениеләре арасында "ГТО Көне" конкурсы  үткәрелде.

Конкурста барлыгы 20 мәктәп, ә 1000гә якын укучы катнашты. 


Чупай мәктәбенең укытучылар составы тарафыннан тәкъдим ителгән квест һәм яшерен шифрлы сүзләр белән викторина иң кызыклы проектларның берсе булды. Шуның нәтиҗәсендә балаларны сөендереп, уен формасында ГТО комплексы турында мәгълүмат җиткерү мөмкин булды.

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җәлеп итү өчен 16 нчы мәктәп тә үз идеяләре белән аерылып торды. Алар массакүләм фестивальне күңелле стартлар белән бергә үткәрделәр. Нәкъ менә шушы ике мәктәп конкурс җиңүчеләре дип игълан ителде, шуның өчен спорт инвентаре белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса