Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Грек-рим көрәше буенча Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре беренчелеге булып узды

Ярышларда 89 егет һәм кыз катнашты.

Олимпия резервының спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре беренчелеге булып узды.

Ярышлар 13 авырлык категориясендә узды.

Кем өчендер бу беренчелек беренче ярыш тәҗрибәсе булды, икенчеләр инде осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.


Әти-әниләр яшь спортчылар өчен җан аттылар, җиңелүчеләргә көч биреп тордылар, җиңүчеләр белән горурландылар.


Барлыгы 13 алтын, 12 көмеш һәм 23 бронза медаль уйнатылды, барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса