Әлмәт спортчылары грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турнирында җиңү яуладылар
Ярышларда Татарстан республикасыннан 250 спортчы катнашты.
23 октябрьдә Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча егетләр арасында традицион "Дуслык" бөтенроссия турниры булып узды.
Әлмәт данын шәһәрнең олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 30 спортчы яклады.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар 2 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль яуладылар.
Талипов Хамад һәм Балтабаев Руслан җиңү яуладылар.
2 урыннарны Галимов Салих, Рамазанов Рамазан, Егоров Родион һәм Антошкин Евгений алдылар.
Массаров Данил, Касыймов Рахман, Квашнин Никита һәм Солтанов Салават 3 урыннарда булдылар.
Спортчыларны һәм аларның тренерларын Джанвелян Эдуард, Заһидуллин Айрат, Галиев Динар, Латыпов Рамил, Корнилов Данилны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа