Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең яшь спортчылары Удмуртиядән җиңү белән кайтты

Ярышларда Россиянең 8 регионыннан Киров өлкәсе, Пермь өлкәсе, Мурманск өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Удмуртия республикасы, Татарстан республикасы, Башкортостан республикасы, Марий-Эл республикасыннан 180 спортчы катнашты. 

 8-10 октябрьдә Можга шәһәрендә 2006-2008 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Россия спорт мастеры Э.Б. Мурашов истәлегенә багышланган VIII Бөтенроссия турниры узды.

Әлмәт шәһәрен грек-рим көрәше буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өч спортчысы тәкъдим итте.


Киеренке көрәш нәтиҗәсендә әлмәтлеләр ике медаль, алтын һәм бронза медальләр яуладылар.
Ярышларда 48 кг авырлык категориясендә Кобин Ярослав җиңүче булды.


57 кг авырлык категориясендә Вафин Рафаэль бронза медаль яулады .


Спортчыларыбызны һәм аларның тренеры Латыйпов Рамил Валериевичны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса