Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт районында "Канопус" спорт комплексы ачылды

Ул Түбән Мактамада урнашкан.

Түбән Мактамада «Канопус» спорт комплексы ачылды. Ул Промышленная урамында урнашкан. Объект төзелеше бер ел элек башланган, инвесторы - «Промгидравлика», әлеге оешма комплексны алга таба карап тоту бурычын үз өстенә алган. Үзәкнең мәйданы-1149 квадрат метр, аның яртысын диярлек футбол кыры били. Анда шулай ук тренажер залы да бар. Хәзерге вакытта анда якынча 120 бала шөгыльләнә. 

 

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса