Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә TIMERMAN сериясенең традицион музыкаль старты узды

Нефтьчеләр башкаласында инде ул алтынчы тапкыр уза. Бу Россиядә аз санлы йөгереш стартларының берсе булып тора һәм Татарстанда бөтен дистанциядә музыка белән бергә алып барыла торган бердәнбер старт санала.

Ярыммарафон Нефтьчеләр мәйданында башланып китте. Катнашучыларны район башлыгы Тимур Нагуманов, Казан марафонының генераль директоры һәм Timerman стартлар сериясенә нигез салучы Вадим Янгиров сәламләде. Алар спортчыларга уңышлы стартлар һәм яхшы нәтиҗәләр теләделәр. Йөгерешнең иң беренче катнашучылары - балалар-яшь спортчылар TIMERKIDS дистанциясен йөгереп уздылар. Иң кечкенәләре әти-әниләре белән йөгерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спорт ярышларында бергә катнашу сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыта. Быел 600 метр араны 170 бала йөгереп узды.

Алга таба 3 чакрымга йөгерү булды һәм 10 һәм 21.1 чакрымга төп дистанцияләргә старт бирелде. Йөгерешләрдә Россиянең 17 төбәгеннән килгән 1000 нән артык спортчы катнашты. Һәр старт алдыннан спортчылар популяр «Яшел фитнес» проекты тренерлары белән күнегүләр ясадылар, йөгереш юлы буйлап аларны барабанчылар, музыкаль төркемнәр, шәһәр һәм районның иҗат төркемнәре сәламләде.

- Бу спортчылар өчен бик мөһим, чөнки бу йөгереш-челәргә көч өсти, үзенә күрә бер допинг булып тора дип тә сөйлиләр, - дип билгеләп үтте Вадим Янгиров.

Әлмәт трассасы катлаулы булуга карамастан, мондый музыкаль ярдәм лидер-спортчыларга дистанцияне тиз узарга, ә калган спортчыларга нәтиҗәләрен тагын да яхшыртырга ярдәм итте. Һәр катнашучы, нәтиҗәгә карамастан, истәлекле медаль алды. Әмма вакыт лимиты да гамәлдә иде: өч чакрымлы дистанция өчен ул 30 минутны тәшкил итте, ә 10 километрны 1,5 сәгать эчендә, 21.1 километрны 3 сәгать эчендә узарга кирәк иде. Һәр йөгерештән соң нәтиҗәләр буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

3 км дистанциядә ир-атлар арасында абсолют җиңүче булып Фәнил Төх-бәтуллин, хатын-кызлар арасында Луиза Вәлитова танылды. Ун чакрымлы дистанцияне иң беренче булып Александр Баженов, ә хатын-кызлар арасында Камилла Шәмсетдиновалар узды. Иң озын һәм катлаулы саналган 21,1 км араны узучылар арасында беренчелекне Нияз Садыйков һәм Яна Сатыбалдиналар яулады. Барлык катнашучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Һава торышы салкын булуга карамастан, Әлмәт музыкаль ярыммарафоны спортчыларда һәм җан-атарларда бары тик якты һәм онытылмаслык тәэсирләр генә калдырды. Күпләр үзләренең спорт күрсәткечләрен яхшыртты. Мондый масштаблы спорт чарасында беренче тапкыр катнашучылар өчен бу чын хәрби чыныгу кебек булды.

Әлмәт ярыммарафоны 2021 - TIMERMAN спорт сезонының соңгы старт-ларыннан берсе. 25 сен-тябрьдә Tour de Tatarstan Kazan 2021 велоузышы узачак, ә сезон 10 октябрьдә сериянең иң күркәм йөге-реш старты-2021 милли ярыммарафоны белән тә-мамланачак.

 

Галина ГРАХОВА, Чайковский шәһәре, Пермь крае:

- Әлмәт ярыммарафонында беренче тапкыр катнашам. Шәһәрнең инженер-техник үзәкләренең берсендә эшлим. Быел биредә катнашып, үземне сынап карарга булдым. 10 километрны йөгереп уздым, нәтиҗә белән канәгать. Миңа монда барысы да ошады. Оештыру бик яхшы, трассаны уртача авырлыкта дип әйтер идем. Ярдәм искиткеч, музыка туктаусыз яңгырап тора - болар барысы да дәртләндерде һәм мин үземне бик яхшы хис иттем. Барыгызга да рәхмәт!

 

Руслан МИНИЯРОВ, Октябрьский шәһәре, Башкортстан:

- Әлмәт ярыммарафонында инде өченче тапкыр катнашам. Бик матур. Атмосфера, музыка, ярдәм - барысы да иң югары дәрәҗәдә. Бирегә бөтен гаилә белән килергә тырышабыз. Якыннарым минем белән янәшәдә булып, җан атып тордылар. Үзем дә көтмәгән идем - шәхси күрсәткечләремне күпкә яхшырткан булып чыктым.

 

Әхмәт НӘБИУЛЛИН, Яр Чаллы:

- Миңа 62 яшь. Запастагы подполковник. Мондый чара-ларда даими катнашам, әмма минем өчен музыкаль ярыммарафон - яңа нәрсә. Әлмәттә трасса, гомумән, яхшы. Билгеле, дистанцияне узу өчен күнекмәләрне дөрес куллану һәм осталык кирәк булды. Барысына да рәхмәт!

 

Вадим КОПЫЛОВ, Яр Чаллы:

- Үз шәһәремдә төрле ярышларда катнашам. Әмма мондый ярыммарафонда беренче тапкыр. Шуңа да карамастан, 10 км араны йөгереп узарга булдым. Күтәрелешләре күп булган мондый трасса минем өчен бераз ят тоелса да, бераздан өйрәндем. Яхшы йөгердем. Һава торышы гына бик куандырмады. Шулай да миңа ошады. Оештыручыларга зур рәхмәт!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса