Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең "Мирас" спорт-сәламәтләндерү комплексында йөзү ярышлары узды

"Мирас" спорт-сәламәтләндерү комплексында  2011-2015 елларда туган спорт-сәламәтләндерү төркемнәрендә тәрбияләнүче 115 бала катнашты.

22 сентябрь көнне «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында  бу уку елында беренче  йөзү буенча ярышларга старт бирелде.

Яшь йөзүчеләргә 50 м су дистанциясен үтәргә һәм яхшы нәтиҗә күрсәтү белән ирекле стильдә һәм аркада йөзү техникасын да күрсәтергә туры килде.


 Спортчылар арасында 36 комплект медаль уйнатылды.

 Югары нәтиҗә күрсәткән иң көчле йөзүчеләр йөзү буенча Әлмәт шәһәре Беренчелегендә катнашачак.


Ярышларда призерларны ил чемпионы, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Эдуард Вәлиәхмәтов бүләкләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса