Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә яңа спорт залы ачылуда Хабиб Нурмагомедов катнашачак

Ачылу тантанасы 4 сентябрьдә булачак.

Танылган спортчы, катнаш көрәш йолдызы Хәбиб Нургмагомедов Әлмәткә Нефтьче көнендә киләчәк. Ул Индустриаль урамында «Ирбис» спорт клубының яңа залын ачуда катнашачак, дип хәбәр итә Әлмәт районы  башлыгының матбугат хезмәте.

Тантаналы ачылышта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров катнашыр дип көтелә.

Хабиб Нурмагомедов «Ирбис» клубында шөгыльләнүчеләр белән аралашачак һәм журналистларның сорауларына җавап бирәчәк. Кич белән ул Әлмәттә «Татнефть» компаниясе ярдәмендә оештырылган Eagle Fight Club турнирында кунак булачак.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса