Әлмәт көрәшчесе җиңү яулады
17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында Татарстан Республикасының һәм Россиянең башка төбәкләреннән иң яхшы көрәшчеләре җыелды.
Катнашучылар арасында Оренбург, Мари-Эл, Чувашия, Киров һәм Ульяновск спортчылары бар иде. Безнең шәһәр данын Радик Салахов яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында Радик Салахов (100 кг нан югарырак авырлык категориясе) җиңү яулады.
Котлыйбыз!
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа